Мөслимдә "Үзем сайлаган һөнәр" смотр-конкурсы бара
Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучы оешма-предприятиеләрнең "Үзем сайлаган һөнәр" район смотр-конкурсы бара. Беренче булып спорт һәм яшьләр эшләре бүлегенә караган оешмалар, мәгариф идарәсе һәм аграр көллият хезмәткәрләре сәхнәне яуласа, шушы көннәрдә район үзәк хастаханәсе һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре осталыкларын күрсәттеләр. Тамашачылар һәр коллективның чыгышларын яратып кабул итте, алкышларга күмде. Район оешма-предприятие үзешчәннәренең концертлары график нигезендә дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев