Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә законсыз рәвештә наркотик матдәләр саклаучы хөкем ителгән

Мөслим районы прокуратурасы 39 яшьлек Х. га карата ачылган җинаять эшендә дәүләт гаепләвен раслады. Ул РФ ҖК 228 маддәсендә каралган җинаять (шактый зур күләмдә наркотик, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз алу, сату максатын күздә тотмыйча саклау, шулай ук наркотик һәм психотроп матдәле үсемлекләр, аларның өлешләрен законсыз алу, сату максатын...

Суд билгеләвенчә, 2016 нчы елның 29 октябрендә Х. наркотик матдәсе сатып алган. Ул аны 2016 нчы елның 30 октябреннән 9 ноябренә кадәр законсыз рәвештә өендә саклаган. Милек урлау эше буенча тентү барышында полиция хезмәткәрләре әлеге матдәгә тап булганнар.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Кылынган җинаятьне һәм гаепләнүче шәхесенең характеристикаларын исәпкә алып, суд Х.ны РФ ҖК 228 маддәсендә каралган җинаятьне кылуда гаепле, дип раслады һәм 100 сәгать мәҗбүри эш күләмендә җәза билгеләде.

Суд карары законлы көченә керде.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X