Мөслим-информ

Мөслимдә юлларны саклау буенча киңәштеләр

Мөслим муниципаль районында юл иминлеген тәэмин итүгә багышланган утырыш узды. Аны район башлыгы Рамил Муллин алып барды. Утырышта юлларны саклау, аварияләр булдырмау өстендә ныклап эшләргә кирәклеге ассызыкланды. Районда юллар торышы һәм басуларга төшү-менү юлларын бетерү хакында "Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы начальнигы урынбасары Ленар Сәгыйтҗанов чыгышы тыңланды. Авыл хуҗалыгы...

Мөслим муниципаль районында юл иминлеген тәэмин итүгә багышланган утырыш узды. Аны район башлыгы Рамил Муллин алып барды. Утырышта юлларны саклау, аварияләр булдырмау өстендә ныклап эшләргә кирәклеге ассызыкланды. Районда юллар торышы һәм басуларга төшү-менү юлларын бетерү хакында "Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы начальнигы урынбасары Ленар Сәгыйтҗанов чыгышы тыңланды. Авыл хуҗалыгы техникасы паркы торышы белән "Ростехнадзор" идарәсе начальнигы Сергей Чернышев таныштырды. Гравий өслекле юлларның торышын тикшереп бетерү, язгы чорда юлларга авыр техника кертүне катгый тыю, басуларга керү өчен юл маршрутларын төзеп, тиеш булмаган урыннарда әлеге юлларны бетерү бурычы куелды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: