Мөслимдә юлчыларның 500 мең сумлык техникасын урлаганнар
17 июльдән 23 июльгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частенә 49 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда дүрткә кимрәк.
Узган атнада ике җинаять эше кузгатылды. Беренче очрак - Метрәй авылында яшәүче берәүнең йортыннан акча урлыйлар. Икенче очрак асфальт салучы техниканың пультын урлау белән бәйле. Кыйммәтле техниканы төнгелеккә караучысыз калдыру сәбәпле, "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең Минзәлә филиалына 500 мең сумнан артык зыян килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев