Реклама
Кечкенә чагыннан ук, хәтта балалар бакчасы эскәмиясеннән, һәр сабый сәхнә йолдызы булырга хыяллана. Гадәти күренеш, телевизорда көн дә, төн дә матур күлмәкләр киеп чыгыш ясаган апа-абыйлар нәниләр өчен күктәге ерак йолдыз кебек якты һәм искиткеч матур булып күренә. Ә бит алар да кайчандыр телевизор каршына басып артист булырга хыялланган.
Мөслимедә нәни йолдызлар бик күп. Балалар бакчасына йөрүче һәр сабыйның нинди дә булса сәләт-осталыгы бар. Ел саен уздырылучы "Созвездие - Йолдызлык" фестивале дә балалар арасында яңадан-яңа талантларны барларга ярдәм итә. Быел да нәниләрнең көтеп алган фестивале старт алды. Бу көннәрдә район мәдәният йорты сәхнәсенә бер-бер артлы яшь йолдызлар күтәрелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз