Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә Ык елгасында баткан үсмерне эзләү дәвам итә

Ык елгасында 14 яшьлек малайның батуы турындагы хәбәр кичә көндез килгән.

Урынга коткаручылар юл тоткан. Алар 600 квадрат метр мәйданда су төбен җентекләп тикшергән, шулай ук елга акваториясен күз уңыннан үткәргән, әмма яшүсмерне таба алмаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Төнлә эзләү эшләре туктатылган. Бүген иртән коткаручылар үсмерне янә эзли башлаячак.

«Татар-информ» агентлыгы кичә көндез Мөслимдә, Ык елгасында 14 яшьлек малайның батуы хакында хәбәр иткән иде. Әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев