Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә яшәсәң иде!..

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелүче VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Мөслим кунаклар кабул итте. Җирлегебезгә бу көнне Татарстан Республикасыннан гына түгел, Россиянең 40 регионыннан конгресста катнашучы 800гә якын делегат килде.

Бу көнне Мөслимебез чын мәгънәсендә татар дөньясының үзәгенә әйләнде дисәк тә, ялгыш булмас. Кунаклар җирлегебездәге татарлар тормышын, авыл эшмәкәрләренең көнкүрешен, милли белем һәм тәрбия бирүне, тарихыбызны һәм киләчәгебезне җанлы мисалларда күреп бәяләделәр.
Сигез төркемгә бүленгән кунаклар өчен төрле юнәлешләрдә экскурсияләр тәкъдим ителде. Кунаклар район мәдәният йортында иң элек район башлыгы Рамил Муллин белән очраштылар.
– Безнең беренче адымыбыз җирлекнең инфраструктурасын үзгәртү иде. Соңгы алты ел дәвамында башкарылган үзгәртеп кору, төзү-төзекләндерү эшләре шушы программаны тормышка ашыру максатында башкарылды. Хәзер инде икенче этапка кереп барабыз, бүген рухи-әхлакый үсешкә аерым игътибар бирер вакыт җитте, – диде район башлыгы. – Без быел ике олы программа кабул иттек: берсе – рухи-әхлакый үсеш, икенчесе икътисадый үсеш программасы. Җирлегебез ике юнәлештә дә тигез үсәргә тиеш. Шушы очракта гына җирлекнең киләчәге була ала. Безнең максат – яшьләребезне туган җиребезгә кайтару. Теләгебез бер: уртак тырышлык белән, бердәм булып, милләтебезне, Мөслимебезне, авылларыбызны саклап калырга иде. Мөслимне үз продукциясен җитештерүче, туризм белән шөгыльләнүче, киләчәккә карап яшәүче гүзәл табигатьле җирлек итеп күрәбез.
Мөслим районы турында фильм караганнан соң кунаклар мәдәният йорты спорт залындагы күргәзмәдә татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм җирлегебездәге эшмәкәрләрнең һәм авыл хуҗалыгы формированиеләренең продукциясе белән таныштылар, татар ашларыннан авыз иттеләр. Биредә сувенирлар, Мөслим күчтәнәче һәм кул эшләре дә тәкъдим ителде. Күргәзмәдә татар моңын, чалгы чүкү тавышын ишетергә, татар халкына хас гадәт-йолаларны күрергә мөмкин иде. 
“Туган якны өйрәнү” музеенда кунаклар экспонатларны караудан тыш татар әби-бабае белән бергәләп чәй эчтеләр, кайнар коймак, тәбикмәк, чәк-чәктән авыз иттеләр.
– Мин бүген Мөслимгә гашыйк булдым. Яшьрәк чагым булса, һич уйлап тормыйча, Мөслимдә калыр идем. Сез шундый матур табигатьле, гүзәл җирдә яшисез һәм шуның белән бик бәхетле кешеләр! Күңелдә әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык хисләр туа. Милләтебез белән чын күңелдән горурланам, тормыш авырлыкларына сер бирмичә яшәүче авыл халкына сокланам, җирлек халкында бердәмлек, дуслык җепләренең нык булуына сөенәм! – ди Киров өлкәсеннән килгән Гөлсинә Исламова.
Кунакларны үзәк китапханәнең үзгә бизәлеше, җиһазланышы да таң калдырды. Алар заманча мөмкинлекләрнең күплегенә, иркен, якты залларның китап укучыларны активлаштырырга ярдәм итүенә үз күзләре белән күреп инандылар. Мәскәүдән килгән Рөстәм Ямалиев мөслимлеләргә соклануын белдерде.
– Тумышым белән Түбән Камадан мин. Мөслимгә беренче тапкыр килүем. 21 ел Мәскәүдә яшим. Зур шәһәрдән килгәч, гади бер авыл районында нәрсә күреп булыр икән, дигән идем. Мөслим белән таныша башлагач, күңелдәге хисләрне әйтеп-аңлатып бетереп булмый. Күңелем милләтебез өчен шатлану, горурлану хисләре белән тулы, җирлек халкының туган җирләрен шулкадәр яратуына сокланып йөрим. Дөресен генә әйткәндә, мин Мөслимгә гашыйк булдым. Район башлыгы Рамил Муллинның җирлек өчен, халык өчен фидакарьләрчә хезмәт итүенә тирән хөрмәтемне белдерәм, – дип, күңел кичерешләрен җиткерде Рөстәм әфәнде. 

Аграр көллият базасында иң элек “Август-Мөслим” компаниясенең техникасы һәм җир эшкәртү агрегатлары тәкъдим ителде. Бина эчендә экскурсияне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов үткәрде. Кунаклар “Агромастер” җитештерү компаниясе, “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җиһазлаган бүлмәләр, укыту һәм производствога өйрәтү класслары белән таныштылар. “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге дә кунакларда зур кызыксыну уятты. Балалар өчен тудырылган мөмкинлекләр сокландырды. “Татарстан – яңа гасыр” каналында “Халкым минем” тапшыруын алып баручы Ләйсәнә Садретдинова да хисләре белән уртаклашты.
– Бүген Мөслим минем өчен ачыш булды, бик ошады! Биредә һәркайда чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә, һәр объект эстетик яктан зәвыклы эшләнгән. Күңелдә фәкать соклану хисләре генә! Рәхмәт Мөслим халкына! Шундый матур очрашу оештырганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Күңелемдә “Халкым минем” тапшыруын Мөслимдә төшерү теләге туды. Җәй җиткәч сезгә тагын килербез һәм тапшыру эшләрбез дигән ышаныч белән китәм, – диде ул.
Район үзәк хастаханәсе дә кунакларны үзенең эстетик бизәлеше, заманча җиһазланышы белән әсир итте. “Агромастер” җитештерү компаниясе белән кунаклар килүгә үк кызыксына башлаганнар иде. Компаниягә баруны алар бик шатланып кабул итте. Биредә аларны җитәкче Илгиз Исламов үзе каршы алды һәм компаниянең эшчәнлеге белән таныштырды.
– Компания елдан-ел үсә, күрсәткечләребезне яхшырта, табышыбызны арттыра барабыз. Бүгенге көндә без авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләре арасында җитештерү күләме буенча Россиядә дүртенче-бишенче урында торабыз. Аллага шөкер, эш бар, техникабызны яратып алалар. Күргәзмәләргә бик күп йөрибез, Россиякүләм генә түгел, чит илләрдәге күргәзмәләрдә дә катнашабыз. Компаниядә җитештерелгән һәр яңа техниканы иң беренче булып үзем сынап карыйм. Товарыңны алсыннар һәм ул кулланучыларда киң яклау тапсын дисәң, ул яхшы сыйфатлы, кимчелекләрсез булырга һәм таләпләргә җавап бирергә тиеш, – ди Илгиз Исламов.
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров, аның эшенә югары бәя биреп: 
– Илгиз Исламов әтисенең генә түгел, ә милләтебезнең дәвамчысы да. Без аның мисалында татарның кәсепчелеген, милләтебезнең көчле рухлы, тырыш булуын күрәбез. Авыр вакытларны үткәреп, үзенең бөтен мөмкинлекләрен кулланып, бүген аягында нык басып торучы кешеләрнең берсе ул Илгиз Исламов. Рәхмәт аңа! Бүген бирегә килгән һәр делегат – төрле өлкәләрдә, шәһәр-авылларда үз эшен булдырып, алга атлаучы, татар җанлы, булдыклы кеше. Аларны берләштерүче иң асыл сыйфат  ул – татар җанлы булып, милләтебезне саклауга һәм аның үсешенә ярдәм итү. Татар авылларының киләчәген шундый булдыклы милләттәшләребез, сезнең кебек үз төбәге, туган җире өчен борчылып яшәүче эшсөярләрдән башка күз алдына китереп булмый, – диде.
“Агромастер”да кунаклар цехларны, аларның заманча җиһазланышын, биредә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасын зур кызыксыну белән карады. 
Кунаклар Дамир Шәңгәрәевнең “Чайка” фермер хуҗалыгында, Тойгелде авылындагы “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында, “Кәлимуллин” гаилә фермасында да булдылар. 
Кошчылык белән шөгыльләнүче “Чайка” хуҗалыгы грипп вакцинасы ясау өчен эмбрионнар да җитештерә. Кунаклар, продукцияне реализацияләү, фермерның киләчәккә планнары турында кызыксынып, Дамир Шәңгәрәевтән чын мәгънәсендә “интервью” алдылар. 
Чираттагы тукталыш – Тойгелде авылындагы “Кәлимуллин” фермер хуҗалыгы. Бу гаиләдә өч фермер – Мөдәрис, киленнәре Гөлгенә һәм уллары Руслан Кәлимуллиннар моннан өч ел элек, 1 гектар җир алып, үз эшләрен башлаган. Тулы бер комплекста хәзер савым сыерлары һәм симертү бозаулары тәрбияләнә. 
– Хөкүмәттән ярдәм көтеп ятмыйча, үз эшебезне башладык һәм үкенмибез. Төзелеш эшләрен без ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән бәйгедә откан 3 млн сум грант һәм үзебезнең 1,5 млн сумнан артык шәхси средстволарыбыз хисабына башкардык. Әйбәт кенә эшлибез! Якыннарыбызның да өс-башы бөтен, райондашларга да эш урыннары булдырдык, – ди Руслан Кәлимуллин. 
Фаит Шәймурзин җитәкләгән “Фаиза” җәмгыятендә дә булды кунаклар. Биредә сөт продуктлары – сөт, кефир, ряженка, йогурт, катык ясала. Кооперативның сөт продукциясе район кибетләренә дә сатуга куелган. Кунакларга “Фаиза”да җитештерелгән продукциядән авыз итү мөмкинлеге дә тудырылды.
Башкортостаннан килгән фермер Ильвир Сәмигуллин гаилә фермасын караганнан соң туган хисләрен җиткерде:
– Үзем дә фермер хуҗалыгы җитәкчесе буларак, Мөслимдә фермалар да караячакбыз дигәч, эш киеменнән килдем. Аяк асты да юеш, пычрактыр, дип уйлаган идем. Әмма биредә бөтенләй икенче мохит каршы алды. Фермада да, сөт эшкәртү заводында да төзек юллар, чисталык хөкем сөрә. Кешеләрнең карашы якты, канәгатьләнү хисе йөзләренә чыккан. Эшмәкәрләрнең бердәмлеге, үзара тыгыз элемтәдә эшләве бары хөрмәт хисләре уята.
– Без Новороссийскидан ук килдек. Безнең төркемдә – сигез кеше. Мөслимнең матурлыгы килеп кергәч тә күзгә ташлана, ихаталар төзек, оешмаларыгыз тел-теш тидерерлек түгел. Һәр җирдә – тәртип. Урам исемнәренә кадәр күрсәтелгән. Күп шәһәрләрдә булырга туры килде, ләкин сездәге кебек тәртипне күргән булмады, – диде, соклануын яшермичә, Ислам Сөләйманов. 
Очрашуны йомгаклап, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Бүген, Мөслимдә йөреп, бер фикергә килдем: биредә халык бүгенге белән һәм киләчәк өчен яши. Мин Мөслимнән “Биредә яшәсәң иде” дигән уй белән китәм. Берничә ел эчендә биредә хезмәт куеп, халыкның фикерен, яшәү рәвешен бөтенләй икенче якка үзгәртә алган район башлыгы Рамил Муллинга тирән рәхмәтемне җиткерәм. “Татар милләте менә шулай яшәргә тиеш” дигән фикер бүген биредә булган һәркемдә тугандыр, дип ышанам. Милләтттәшләребез кайда гына яшәсә дә, үз җирләрендә, үз авылларында шулай яшәргә, шулай эшләргә тиеш. Бердәм, дус һәм тату милләт булып яшәсәк иде! Мөслим җирлегенә без әле тагын килербез. Мөслимлеләрнең яңа уңышларына, матур үзгәрешләргә бергәләп сөенербез, дип ышанам. Рәхмәт сезгә, – дип төгәлләде ул чыгышын.
Әйе, мөслимлеләр бу көнне тагын бер кат уңганлыкларын, бердәмлекләрен исбатладылар. Кичке эңгер төшеп, кызарып кояш баеганда кунакларыбыз Мөслим белән саубуллашты. Бу минутларда аларның күзләрендә яшь тамчылары ялтырый иде. Бу – милләтебез өчен горурлану да, Мөслим җирлегенә, биредә яшәүче халыкның тормышына соклану да, көн дәвамында йөреп күңелләрендә зур урын алган матур төбәк – Мөслим белән саубуллашу яшьләре дә иде. 

Фәридә Гайнетдинова, 
Лилия Шәймиева.

Римма Афзалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X