Реклама
29 июль көнне Мөслимдә Яшьләр көне узачак. Бу көнгә үзенчәлекле бәйрәм программасы әзерләнгән. 18.00 сәгатьтә "Нурлыгаян" паркында "Төсләр фестивале" узачак. Соңыннан мөслимлеләрне велойөрешкә чакыралар. Ул 18 сәгать 30 минутта "Мизгел" яшьләр үзәгеннән старт ала.
Бәйрәм концерты 19.00 сәгатьтә башлана. "Нурлыгаян" паркы сәхнәсендә татар эстрадасы җырчысы Мөнир Рахмаев чыгыш ясаячак. РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз