Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә Яшьләр көне билгеләп үтелде

26 июль көнне "Нурлыгаян" паркында Яшьләр көне уздырылды. 16нчы бөтендөнья су чемпионатына багышлап оештырылган бу бәйрәм мөслимлеләргә өч сәгатьлек ял бүләк итте. Тантана барышынды районның иң актив яшьләре бүләкләр дә кабул итте.

Икесе дә авыл җирендә хезмәт куючы, өч бала үстерүче Эльвира һәм Радик Ахуновлар - "Гаиләм - минем терәк" номинациясендә, кошчы фермерлар Айзирә һәм Алмаз Сәхипгәрәевлар - "Яшәтәбез авылны" номинаиясендә, "Җиңү өчен бабама рәхмәт" акциясе авторы Илдар Фатыйхов, хәрби һава көчләрендә хезмәт итеп кайткан, Мәскәү шәһәрендә узган 9 май парадында катнашкан Әлфис Хөсәенов һәм Руслан Солтанов "Бабайлар эзеннән" номинациясендә, депутатлыкка иң яшь кандидат Ринат Исламов "Киләчәк безнең кулда" номинациясендә бүләкләнде. Аларга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды. Бу көнне шулай ук эстрада артисты Рифат Зариповның чыгышы да булды. Бәйрәм ахырында мөслимлеләргә салют та карый алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев