Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә яшәүче Абдуллиннар гаиләсен тәрбиягә бала алырга нәрсә этәргән?

Май аеның салкын, шыксыз көнендә очраштым мин бу гаилә белән. Җилдән сакланып тиз-тиз атласам да, ишек алдындагы, бакчадагы кызыклы сыннар, җыйнак беседка күзгә ташланды. Өйгә кергәч, олы, тату гаиләләрдә генә була торган ниндидер җылылык, тынычлык чолгап алды. Каршы алырга чыккан хуҗа белән хуҗабикәнең, балаларның якты елмаюларын да күргәч, үземне якын...

Раушания һәм Рамил Абдуллиннарның гаилә коруларына быел 30 ел тула икән. Икесе дә Мөслимнең хәлле, укымышлы гаиләләреннән. Гайшә һәм Зәет Абдуллиннарның һәм Фәндәлия һәм Назыйф Миңнәхмәтовларның күп балалы гаиләләрендә үскән Рамил белән Раушания үзләре дә зур гаилә турында хыялланалар. Ләкин, язмыш сынавымы - бала тавышы алар өендә озак яңгырамый әле. Төрле авырлыклар аша әлеге бәхет алар өенә унбер елдан уллары Азат белән бергә керә. Аның беренче адымнары, өйрәнгән һөнәрләре белән горурланып, сөенеп яши гаилә, ә кызлары Миләүшә ямь өстенә ямь була. Дөнья тәмам түгәрәкләнә, Ходайга шөкер итеп, шатланып яшәп ятканда гаиләгә тагын бер сынау килә - Раушания апа авырып китә.

- Мәктәптә укыганда ук безнең класста ятим балалар бар иде. Шул вакытта ук аларга ярдәм кулы сузарга тырыштым. "Исән-имин терелсәм, ата-ана назына сусаган балаларны үз гаиләмә сыендырыр идем", дип сүз бирдем, - ди ул.

Ходайның рәхмәте, савыгып өйгә кайта. Ишле гаиләдә үскән Рамил абый да тормыш иптәшенең фикеренә каршы килми, Азат белән Миләүшә дә яңа туганнары булу уена өйрәнәләр. 2009 елның гыйнварында тәрбиягә 8 яшьлек Ленар белән 5 яшьлек Язиләне алалар.

- Балаларны алу карарын кабул итү белән, абыйлы-сеңелле ике бала алырбыз дип уйлаган идек. Ә Ленар белән Язиләне күргәч, алар күзләребезгә тутырып карап "әти", "әни" дип эндәшкәч, башка уйлап та тормадык, өебезгә алып кайттык, - ди Рамил абый.

Абдуллиннарның балалары яхшы укый, спортта җиңүләр яулыйлар. Уллары Азат кечкенәдән үк йөзү белән шөгыльләнә. Хәзер ул - Түбән Кама медицина көллияте студенты. Хирург булырга хыяллана. Миләүшә һәм Ленар - аграр көллият студентлары. Миләүшә пешекче-кондитер, Ленар тракторчы-машинист һәм эретеп ябыштыручы һөнәрләре алалар. Икесе дә спортчылар: Миләүшә йөзү буенча район, республика күләмендә чыгышлар ясый, форпост хәрәкәтендә катнаша. Ул Татарстан Республикасында үз яшендәгеләр арасында автомат җыю-сүтү буенча абсолют чемпион исемен яулаган. Ленар татарча көрәш буенча район, республика бәйгеләрендә катнаша, җиңүләр яулый, хәрби булырга хыяллана.

Язиләнең иң зур теләге - театр артисткасы булу. Ул иҗади шәхес: төрле уенчыклар, салфеткалар бәйли, бик матур җырлый. Йөзүдә үз яшь категориясендә республика рекордын куйган.

Рамил Зәетович ярты гасырга якын гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Бүген дә ул Сарман аграр көллиятендә эшли. Раушания апа гаилә учагын саклый, балалар тәрбияли. Озак еллар инде намазын калдырмый, бәйли, тәмле ашлары белән гаиләсен сөендерә. Бу гаиләдә бар нәрсәне бергәләп эшлиләр: күпсанлы балыклар, ташбакаларны да бергәләп карыйлар, йорт-җир эшләрен дә барысы бергә башкаралар.

- Авырлыкларны күп күрдек, һәр кешегә исәнлек теләп яшибез, балаларны да шуңа өйрәтәбез. Тирә-юньдәгеләргә миһербанлы булыгыз, дип тәрбиялибез. Гаиләдә иң мөһиме - ярату. Яратып карасаң, һәр кеше белән уртак тел табарга була, ярату ниндидер тарту көченә ия бит ул, - ди Раушания ханым.

Әйбәт гаилә - үзе бер дәүләт кебек. Биредә һәркемгә һәр яклап үсәргә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Гаилә членнары, бер-берсе өчен җаваплылык тоеп, ярдәм итеп, бер-берсен чын күңелдән яратып яшиләр. Абдуллинар дәүләте дә бәхет, игелек таратып, тирә-юньдәгеләрне сөендереп яши.

Айгөл Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама