Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә яшь инспекторлар ярышы үтте

Балалар бакчаларында кече яшьтән юл йөрү билгеләрен, кагыйдәләрен өйрәтү эше алып барыла. "Миләшкәй" балалар бакчасы базасында 22 ноябрь көнне "Юл, әйдә, дус булыйк!" исемле яшь инспекторлар ярышы булды. Чарага Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман һәм Мөслим районнары филиалыннан Алсу Ситдыйкова, районның ЮХИДИ хезмәткәрләре дә чакырылды. "Балалар юл билгеләре, кагыйдәләре турындагы белемнәренең ныклы булуын, үзләрен юлда дөрес тотуларын күрсәттеләр", - дип хәбәр итә Алсу Ситдыйкова. Беренче урынны "Миләшкәй" балалар бакчасы алды һәм йомшак конструктор белән бүләкләнде. Икенче урында - "Ләйсән" балалар бакчасы, аларга "Күңелле шәһәрчек" конструкторы бирелде. Өченче урынны алган "Карлыгач" балалар бакчасына үзбушаткыч машина тапшырылды. Барлык катнашучыларга да "Мотобайк" пазллар, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында китаплар һәм яктылык кайтартучы билгеләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев