Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә Яшь гражданнар форумы узды

Пленар өлештә балаларның идеяләренә нигезләнгән резолюция кабул ителде.

30 ноябрь көнне Мөслим политехника техникумы базасында “Татарстан Республикасы Балалар оешмалары советы” региональ иҗтимагый оешмасы мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә Мөслим районының Яшь граҗданнары форумын уздырды. Форумга балалар хәрәкәтендә актив катнашучы, район үзәге мәктәпләрендә белем алучы йөздән артык бала чакырылды. Чараны оештыручы модераторлар укучылар белән тугыз юнәлештә эшләделәр. Пленар өлештә балаларның идеяләренә нигезләнгән резолюция кабул ителде. Иң актив укучылар: Динар Шәймөхәммәтов (Г. Тукай ис. мәктәп), Эльвина Хафизова (гимназия), Рафаил Шәйгәрданов (лицей), Айрат Шамс (Әмәкәй), Гүзәл Исрафилова (Кубәк), балалар хәрәкәтендә нәтиҗәле эшләгән педагог-оештыручылар Гөлшан Мәүлиева (Г. Тукай ис. мәктәп), Гүзәл Вагыйзова (лицей), Миңнур Нәгыймова (Олы Чакмак), Марина Коткова (Рус.Шуган), Наилә Сәлахова (мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты) ТР Яшьләр министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Фото https://www.instagram.com/muslumovo_vospitanie/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев