Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә "Яшь бөреләр" фестивале төгәлләнде. Гала-концерттан фоторепортаж

Бүген, 28 апрель көнне, район мәдәният йорты сәхнәсенә Мөслимнең яшь йолдызчыклары күтәрелде. Балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләрлән алып яшүсмер егет-кызларга кадәр бүген һәммәсе район тамашачысы игътибарына талантлы булуларын дәлилләде.

"Яшь бөреләр" район фестивале Мөслимдә инде шактый еллар дәвамында оештырыла. Бу бәйге, беренче чиратта, үсеп килүче буынны эстетик яктан тәрбияләү, җәмгыять игътибарын мәдәни тормышка җәлеп итү максатыннан оештырыла. Инде артист булып танылган күп кенә райондашларыбызның беренче сәхнәгә менүе дә шушы бәйгедән башланган.

Чыгыш ясаучыларның һәркайсы үзенчә матур, һәр бала талантлы исеменә лаек булса да, жюри әгъзалары алар арасыннан иң-иңнәрне сайлады. "Яшь бөреләр" фествиаленең гала-концерты ахырында җиңүчеләр бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X