Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә "Яшь бөреләр - 2018" фестивале төгәлләнде

13 апрель көнне район мәдәният йортында "Яшь бөреләр" конкурс-фестиваленең гала-концерты узды. 30 елга якын тарихы булган әлеге конкурсның бу елгы сезонында, 5 зона сайлап алу турында, 860 бала катнашты. Зона турында җиңү яулаган, иң-иңнәр - ә бу 95 номинант: 450 гә якын бала Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында, гала-концертта катнашырга...

Концерт өч яшь категориясендә узды. 3 сәгать дәвамында районыбызның яшь талантлары - җыр-бию, сәнгатьле укулыры белән тамашачыларны сөендерделәр. Бу елны жюри комиссиясе сәнгатътә профессиональ шартларда шөгыльләнүче һәм үзлегеннән чыгып өйрәнүчеләргә аерым бәя бирде. Шулай ук бу елгы конкурс үзенчәлеге: "Өмет" һәм "Мәдәни мирасны" саклаучы номинацияләре буенча бүләкләнү. Сәләтле балаларны Мөслим муниципаль районындагы Татарстан Халыклар ассамблеясы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов тәбрикләп: "Үз таланты белән бүген безне сөендергән һәр нәни артистыбызга "Афәрин" - нән башка сүз юк, алар барысы да җиңүче!" - диде. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты директоры Марат Кашапов нәни артистларга: "Яңа идеяләрегезне тормышка ашырып, иҗатыгыз белән яшәгән җирлегебезне яктыртып балкып яныгыз, бер - берегезгә шатлык бүләк итегез! Бәйрәмебезне сезнең тырышлык, талантыгыздан башка, шулай ук сезнең өчен кадерле Әти - Әниләрегез, җитәкчеләрегездән башка күз алдына да китереп булмый! Җиңүләрегез соңгысы булмасын», - дигән теләкләрен җиткерде. "Яшь бөреләр" конкурс фестиваленең 2018 елгы сезоны һэркемнең куңелендэ бары матур хатирәләр булып уелып калсын иде, дип яза район мәдәният бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев