Мөслим-информ

Мөслимдә ярминкә үтте

1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкә оештырылды. Ярминкәдә Органик групп җәмгыятенең "Ык" агрофирмасы- ит белән, Крәш Шуран авылыннан Алчиннар үзләре җитештергән сыр, Дусайдан Флүр Шакиров кәбестә, Тугаштан Илсур Шиһапов ит, Азат Хөснуллин бал белән сату иттеләр.

Баек, Күбәк, Тат Бүләр, Михайловка, Салауз Мухан, Олы Чакмак мәктәпләре, лицей, гимназия һәм Габдулла Тукай исемендәге мәктәпләр үзләре үстергән яшелчә һәм ясаган кайнатмаларын саттылар . Шулай ук кайнар чәй һәм коймак белән ярминкәгә килгән райондашларыбыз сыйладылар.

Бу көнне район мәдәният йортының спорт залында таба ашларыннан күргәзмә - конкурс та оештырылды. Авыл мәдәният йортлары һәм авыл клубларында эшләүчеләр, авыл җирлекләрендә яшәүче аш - су осталары үзләре пешергән татлы һәм тәмле таба ашларын алып килгәннәр иде. Теләгән кешеләргә сатып алу мөмкинлеге дә бирелде. Чарага килүчеләргә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үзләренең җыр - биюләрен бүләк иттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча Үрәзмәт авылы мәдәният йорты директоры Лилия Әхмәдуллина 1 урынга, Тойгелде авылы мәдәният йорты директоры Энҗе Шәмсетдинова 2 урынга, Баланлы авылы клубы директоры Фәния Хафизова 3 урынга лаек булды. Җиңүчеләргә район мәдәният бүлегең мактау грамоталары тапшырылды.Өлкәннәр арасында: 1 урынны яулаган Вәрәшбаш авылыннан Гөлдәния Кирамовага, 2 урынны яулаган Олы Чакмак авылыннан Кәшфия Гариповага, 3 урынны яулаган Түбән Табын авылыннан Гөлүсә Мөхәмәдишинага район Ветераннар советының мактау грамоталыары тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: