Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә яңа әйләнгеч юл ремонтына керештеләр

Районда төзекләндерү-ремонт эшләренең чиге юк. Кая карама бар җирдә үзгәреш, яңарту өстендә эшлиләр. Район үзәгенең яңа микрорайонында яшәүчеләр инде күреп өлгергәндер. Район электр челтәрләре җәмгыятеннән алып Мөслим - Тойгелде юлына чыгучы әйләнгеч юлда ремонт башланды.

Моңа кадәр бу басу юлы гына иде. Хәзер биредә каты юл өслеге ясалачак. Ремонт эшләрен җаваплылыгы чикләнгән "Мост" җәмгыяте алып бара. Халык телендә өченче әйләнгеч (объездной) дип йөртелгән юл 2,6 км озынлыкта булачак. Бу эшкә 20 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев