Мөслим-информ

Мөслимдә яңа иминиятләштерү компаниясе ачылды

Мөслимдә "Ренессанс тормыш" иминиятләштерү компаниясенең офисы ачылды. Компаниянең офисын ачуда территориаль бүлек директоры Лилия Осипова катнашты.

Чарада эшмәкәрләр, иминият компаниясе эше белән кызыксынучылар да бар иде. Лилия Осипова компания белән тыгыз элемтәдә эшләгәне өчен "Татфондбанк" идарәчесе Земфира Сәхәбиевага компаниянең Рәхмәт хатын тапшырды. "Ренессанс тормыш" иминиятләштерү компаниясенең Мөслимдәге офисы "Фариза" матурлык салоны бинасында урнашкан. Офисның менеджеры - "ШАХ" оешмасы җитәкчесе Айрат Шәмсетдинов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: