Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә велосипедчыны машина бәргән

1957 елгы райондашыбызны тәүлекнең караңгы вакытында 14нче модельле “Жигули” бәреп киткән.

Шофер машина йөртү таныклыгын узган ел гына алган булган. “Күпме әйтсәк тә, халык үз сәламәтлегенә һәм иминлегенә битараф кала. Бу очракта да шулай. Юлның дөрес ягыннан бармавы өстенә велосипедчының киемендә яктылык кайтаручы элементлар да булмаган. Өстән яңгыр да явып торгач, шофер аны абайламый калган. Велосипедчы әлеге юл-транспорт һәлакәтендә аягын сындырды, бүгенге көндә тикшерү эше бара”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов. 

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X