Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә вакансияләр ярминкәсе узды

Чәршәмбе көнне районда эш эзләүчеләр өчен традицион вакансияләр ярминкәсе узды. Районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге оештырган ярминкәгә эшсезлек буенча үзәктә исәптә торучылар белән беррәттән, игълан буенча эш эзләүчеләр дә килгән иде. Алар ярминкәдә бик күп файдалы мәгълүмат һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.

Ярминкәдә "Органик групп" җәмгыятенең "Ык" һәм "Урожай" агрофирмаларыннан, "Мөслим элеваторы" ыннан, район үзәк хастаханәсеннән килгән вәкилләр эш урыннары тәкьдим итте. Аларга нигездә механизаторлар, шоферлар, савымчылар, диспетчерлар, ашлык киптерүчеләр, эретеп ябыштыручылар, бухгалтерлар кирәк икән. Вәгъдә иткән хезмәт хаклары да зарланырлык түгел алай: эш төренә карап - 17-25 әр мең сум. Ләкин хезмәт хакларының тоткарлануы гына сагайта эш эзләүчеләрне.

Бүген район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә 50 кеше исәптә тора. Аларның 70 % ы - хатын-кызлар. Белгечлекләренә килгәндә пешекчеләр, сатучылар, пенсия алды яшенә җитүчеләр өстенлек итә. Үзәк белгечләре аларга төрле эш урыннары тәкъдим итә. Мәсәлән, түләүле җәмәгать эшләре. Ел башыннан 10 кешене шундый эшкә урнаштырганнар. Ел ахырына кадәр аларның саны 20 булыр, дип көтелә.

- Нигездә төзекләндерү, чистарту эшләренә җибәрәбез. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә эшләп кайталар. Ләкин даими эшкә калырга теләк белдерүчеләр юк дәрәҗәсендә. Сәбәбен хезмәт хакы аз булуда, тоткарлыклар белән бирелүдә, яшәү урынына ерак булу да дип аңлаталар, - ди район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры Дамир Мөхәмәтдинов.

Җәмәгать эшләреннән тыш төрле белгечлекләргә укыту-өйрәтү дә оештырыла. Әйтик, Яр Чаллыдагы "Профессионал" уку-укыту үзәгеннән килеп, чәчтараш, тегүче, маникюр ясаучы һөнәренә укыталар. Бу көннәрдә аграр көллият филиалы базасында эретеп ябыштыручыларны укыту бара. Шул рәвешле ел саен эшсез статусы алган 40-45 кеше яңа белгечлек ала икән.

Моннан тыш башлангыч һәм урта һөнәри уку йортларын тәмамлаган егет-кызларны республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Беренче хезмәт урыны", "Яшьләр практикасы" программалары кысаларында, 1 айлык матди ярдәм түләп, эшкә урнаштыралар. Ел саен әлеге программалар нигезендә 2-3 яшь белгеч үзенә эш урыны таба икән.

Райондагы оешма-предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр дә ай саен үзләрендәге вакансия урыннары буенча мәгълүмат биреп бара. Бүгенге көндә, мәсәлән, 12 оешма тәкъдим иткән вакансияләр саны - 120 берәмлек. Вакансияләр банкында 50 дән артык белгечлек буенча эш урыны бар. Аларның күбесе авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле.

Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге быелда җәйге чорда 14-18 яшьлек үсмерләргә вакытлы эш урыннары тәкъдим итәчәк. Алар нигездә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм, чистарту, җыештыру эшләренә тартылачак.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама