Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә узачак САБАНТУЙ программасы

Бәйрәм 16 июльдә район үзәгендәге Нурлыгаян паркында узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.

9.30-10.00 сәг. - Ык елгасы каршындагы үзәк капка төбендә, милли ихаталарда кунакларны каршы алу.

10.00-10.40 сәг. - район башлыгы һәм хөкүмәт вәкиленең Сабантуй белән котлавы. Бәйрәмне тантаналы ачу, кыр батырларын тәбрикләү.

10.40-11.00 сәг. - хореографик-музыкаль күренеш.

11.00-14.00 сәг. - зур концерт программасы.

11.00-15.00 сәг. - милли көрәш.

11.00-15.00 сәг. - аттракционһәм милли уеннар.

12.30-14.00 сәг. - ат чабышлары.

13.00-14.30 сәг. - җырчы Данир Сабировконцерты.

14.00-15.00 сәг. - "Наиком" ягулык станциясе челтәре балалар сабантуе мәйданчыгында үз клиентлары арасында ел буена барган акциягә йомгак ясый.

Балалар өчен тематик "ЭкоСабантуй" программасы

11.00-11.15 сәг. - балалар "ЭкоСабантуен" ачу. Флеш-моб

11.15-13.00 сәг. - "Яшь талантлар" концерты

11.15-12.15 сәг.- "ЭкоМастер-класс" - кулланышта булган әйберләрдән сувенирлар ясау

11.15-13.30 сәг. - милли һәм тематик уеннар

Бәйрәмдә Арслан - аниматор, аквагрим һәм фотозона мәйданчыклары эшләячәк.

Сабантуй көнне 7.00-15.00 сәгатькә кадәр Урожайная урамының Кооператив урамы белән булган киселешеннән Банк урамы киселешенә кадәр автотранспорт өчен юл ябылып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев