Мөслимдә узачак КОРБАН ГАЕТЕ программасы
1 сентябрьдә барча ислам дөньясы Корбан гаетен билгеләп үтә. Мөслимдә гает "Җәмигъ" мәчетендә узачак.
Ул иртәнге 7.00 сәгатьтә гает вәгазе белән башлана.
8.00 сәгатьтә гает намазы укыла.
Балалар өчен бәйрәм чаралары көндезге 1 сәгатьтә "Яшьлек" спорт комплексында башлана. Анда кызыклы уен-бәйгеләр оештырыла, балаларга бушлай батутта сикерү мөмкинлеге тудырыла. Шунда ук корбан итеннән әзерләнгән пылаудан авыз итү мөмкинлеге дә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев