Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә узачак август конференциясенә Республика Президенты киләчәк

Быел киңәшмәнең пленар утырышы 15 августта Мөслимдә уздырыла.

Бу хакта "Татар-информ" сайты да хәбәр итә.

2017 елның 6- 14 августында, Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында: секция утырышлары; Алабугада - Мәктәп укытучыларының халыкара фестивале; милли мәгариф кураторлары, татар телендә белем бирә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясе төбәкләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында семинар-киңәшмә уздырыла.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, август киңәшмәсенең пленар утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында - 2017 елның 15 августында Мөслим район мәдәният йортында уза.

Пленар утырышның темасы - " Татарстан Республикасы мәгариф системасының этно-мәдәни һәм тәрбия бирү мөмкинлекләре".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев