Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә урып-җыю 63%ка башкарылган

Ел урагы дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, игенчеләр 32 мең 300 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарды. Бу - барлык мәйданның 63 проценты, дигән сүз. Район буенча һәр гектардан 31,7 шәр центнер уңыш алына. Җыелган икмәкнең тулай җыемы 102 мең 509 тонна тәшкил итә.

Уҗым культуралары һәм борчак урагы төгәлләнде. Арыштан - 23,3, көзге бодайдан - 32,2, борчактан 17 центнер уңыш чыкты. Бүген комбайннар арпа һәм язгы бодай басуларында эшли. Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә урак темпы төрлечә. "Намус" агрофирмасында игеннәр 65 процент мәйданда суктырылды. Гектар биреме дә әлегә иң югарысы аларда - 37 центнер. "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгында барлык мәйданның 57 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнде, "Туган як" агрофирмасы да экватор сызыгын үтеп китте. "Органик Групп" җәмгыятенә керүче "Урожай" һәм "Ык" агрофирмаларында әлегә 40-36 процентында гына эш башкарылган.

Чәчүлек орлык өчен үстерелгән ашлык, чистарту һәм калибрлау өчен, ындыр табакларына кайтарылса, калган икмәк туры элеваторларга озатыла. Кыр корабларыннан соң, басуларга салам җыю-пресслау агрегатлары килеп керә. 3800 тонна салам ферма яннарындагы азык дворларына кайтарылган инде. "Быел салам күп", ди белгечләр. Терлекчелек белн шөгыльләнмәгән хуҗалыклар аны, ваклатып, басуларга чәчтереп бара. Саламны пай җирләре өчен бирүчеләр дә бар. "Намус", "Туган як", "Урожай" һәм "Ык" агрофирмалары пай җирләре өчен килешүдә каралган күләмдә ашлык бирә башлады.

Басуларда бүген чәчү агрегатлары да хәрәкәт итә. Район буенча 5900 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде. Аның 330 гектары - көзге бодай, 2200 гектары - арыш, 400 гектарда көзге рыжик та чәчелде. Белгечләр көзге культуралар чәчү срогының 10 сентябрьдә чыгуын искәртә. Шуңа кадәр киләсе ел уңышына нигез салуны ашыктырырга кирәк.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев