Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урман хуҗалыгы министры Мөслимдә тавыш бирде

Мөслим районы кураторы – ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров гражданлык бурычын Мөслим авылындагы 1985 нче санлы сайлау участогында үтәде.

Сайлау участогына министр Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин белән килде. Равил Кузюров Мөслим районында мөһим кампаниянең халыкның зур активлыгы шартларында баруын билгеләп үтте һәм булачак депутатларга республикабызның киләчәген һәм хокукый мөмкинлекләрен билгеләүдә уңышлар теләде:

– Мөслим бүген республикада үз йөзен, үзенең матур яшәү мөмкинлекләрен булдырган районнарның берсе. Биредә эш сөючән, ачык йөзле, кунакчыл халык яши. Мөслим соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде. Бүген җирлектә нәрсә генә эшләнмәсен, алар барсы да биредә яшәүче халык өчен эшләнә. Шуңа күрә дә, сайланачак депутатларыбыз да авылларыбызның һәм республикабызның матур киләчәген тәэмин итүдә тырышып эшләрләр дип ышанабыз, - диде.

Равил Кузюров белән Рамил Муллин Мөслим авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мансур Зиннуров янына бардылар. Төгәл ун көннән соң сугыш ветеранына 95 яшь тула. Кунаклар аны туган көне белән тәбрик иттеләр, әңгәмә кордылар.

Мансур Зиннуров ТР Дәүләт Советы депутатларына тавышны гаризасы нигезендә өйдә бирде. 1986  участок сайлау комиссиясе членнары аның өенә килеп электрон рәвештә тавыш бирергә ярдәм иттеләр.

Р. Кузюров һәм Р. Муллин Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан агачлар да утыртты. Агачлар Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында нигез салынган аллеяда утыртылды.

Фәридә Гайнетдинова, Римма Афзалова, Динар Нуретдинов фотолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #ВыбираюМойТатарстан #МойТатарстан #ВыборыРТТМ #ВыборыТатарстан #8сентября2019 #ГоссоветРТ