Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә Ураза гаете ничек бәйрәм итәчәкләр (ПРОГРАММА)

Иртәгә, 15 июньдә барча мөэмин-мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде.

       Изге рамазан аенда үзебезнең рухыбызны пакьләп, Раббыбызга якынайдык. Аның каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлеккә ирешә алдык. Ураза гаете – иң мөбарәк бәйрәмнәребезнең берсе. 
       15 июнь көнне Ураза бәйрәме уңаеннан Мөслимдә узачак чаралар программасын тәкъдим итәбез.
7.00 - Мөслимнең "Җәмигъ" мәчетендә Гает вәгазе.
8.00 - Гает намазы һәм хөтбәсе.
12.00 - җомга намазы.
13.00 - "Кояшлы Ык" паркында гаиләләр өчен бәйрәм чарасы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев