Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә уникаль спорт залы ачылды

Республика көне Мөлимебездә бик тә истәлекле вакыйга белән башланды. Район үзәгендә тиз арада калкып чыккан уникаль спорт залын ачу тантанасына оешма-предприятие җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, райондашлар һәм республика кунаклары килгән иде. Район башлыгы Рамил Муллин әлеге уникаль объектны төзүдә ярдәм күрсәткәне өчен республикабыз хөкүмәтенә, Президентыбызга, "Евростиль" җәмгыятенә олы рәхмәтләрен җиткерде.

- Бу уникаль бина - районыбыз өчен көтеп алынган зур бүләк. Ул халыкка озак хезмәт итсен, балаларыбызга спортта зур җиңүләргә ирешергә ярдәм итсен, - диде Рамил Муллин.
Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары, ТР Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов мөслимлеләргә республика Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын ирештерде.
Бәйрәм тантанасында җирлегебездә 6 ай дәвам иткән волейбол буенча I нче район чемпионатында җиңү яулаган командаларга кубоклар тапшырылды. Чемпион исеменә Мөслим гимназиясе һәм "Нептун" бассейны җыелма командасы лаек булды. Икенче урында - район эчке эшләр бүлеге, өченчедә - район Советы һәм башкарма комитеты командалары.
Район башлыгы уникаль спорт залының символик ачкычын билбау көрәше буенча Россия чемпионы исемен алган яшь спортчы Ринат Сафиуллинга тапшырды. Аннары кунаклар, бина эченә узып, спорт залларын карадылар, анда шөгыльләнүче балалар белән очраштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев