Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә ундүрт табиб практика үтте

Алар барысы да – үзебезнең җирлек егет-кызлары.

Июнь-июль айларында район үзәк хастаханәсендә Казан, Ижау, Оренбург, Уфа шәһәрләрендәге югары уку йортларында белем алучы булачак ундүрт табиб практика үтте. Шунысы куанычлы: алар барысы да үзебезнең җирлек егет-кызлары. Араларында максатчан юллама нигезендә укучы студентлар да бар. Казан медицина университетының 4нче курсында укучы ике студент, рәсми төстә эшкә урнашып, тәҗрибә туплады.

Быел Минзәлә һәм Әлмәт медицина көллиятләрен тәмамлаган дүрт кыз поликлиникага шәфкать туташы булып эшкә урнашты. Түбән Кама медицина көллиятендә белем алган бер егет тә шушы көннәрдә эшкә кайтачак.

Раушан Нигъмәтуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев