Мөслим-информ

Мөслимдә уку алдынгыларын хөрмәтләделәр

Дүшәмбе көнне Мөслимдә үзәк чыршы ачылды. Аның янында 250 дән артык уку алдынгысы өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Чарада катнашучыларны район башлыгы Рамил Муллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов тәбрикләде.

Укучыларга район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды. Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Соңыннан укучылар "Мизгел" яшьләр үзәгендә һәм Мөслим лицеенда оештырылган Яңа ел тамашаларында катнаштылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: