Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә ТР татар фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты булды

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында кичә чын мәгьнәсендә татар фольклоры бәйрәме булды. Бәйрәмне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы татар фольклор музыкасы дәүләт ансамбле оештырды. Балалар һәм өлкәннәр алдында чыгыш ясаган ансамбль чыгышларын һәркем милләтебез белән горурлану хисләре белән карады һәм көчле алкышларга күмде. Әлеге ансамбль составында якташларыбыз - Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйлфанов белән баянчы Айдар Әхмәтҗановның халкыбызга хезмәт итүе белән мөслимлеләр чиксез горурлана. Якташларыбызга, гомумән, ансамбльгә иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев