Мөслимдә "Тоннель" операциясе узды
Республика күләмендә юлларда үткәрелүче "Тоннель" операциясенең чираттагысы Мөслимнең Урожайная урамында узды. Полиция ике сәгать дәвамында руль артындагыларның юл кагыйдәләре таләпләрен ничек үтәүләрен күзәтте.
Операция барышында 14 административ беркетмә төзелде. Куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән биш кеше административ җәзага тартылды, алар һәркайсы 1 мең сум күләмендә штраф түләячәк. Номерлары пычрак булган ике райондашыбызга, страховкасына язылмаган килеш һәм утын яндырмыйча йөргән ике кешегә 500 сум штраф күләмендә штраф салынды. Утын яндырмаган хәлдә йөргәне өчен 5 шоферга да беркетмәләр төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев