Мөслим-информ

Мөслимдә “Тоннель” операциясе узды

Рейд барышында барлыгы 66 машина тикшерелде

Мөслимдә чираттагы “Тоннель” операциясе узды. Аның кысаларында, районның ЮХИДИ хезмәткәрләре әйләнеч юлда транспорт чараларын массовый тикшерү үткәрде. “Операция барышында куркынычсызлык каешларын тагу-такмауга аеруча игътибар бирелде, әлеге төр кагыйдә бозу буенча гына да – дүрт шоферга, ОСАГО полисыннан башка идарә иткән – өч, балаларны махсус креслосыз йөрткән өч райондашыбызга административ беркетмәләр төзелде. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган ике шофер ачыкланды. Рейд барышында барлыгы 66 машина тикшерелде”, – ди ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: