Мөслим-информ

Мөслимдә Татарстан Халыклары ассамблеясы вәкиллекләре ачылды

Мөслим, Чүпрәле, Кукмарада Татарстан Халыклары ассамблеясы вәкиллекләре ачылды. Бу хакта Ассамблея Советының узган елга нәтиҗә ясауга багышланган утырышында мәгълүм булды. Ассамблея җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый мөрәҗәгатьләрнең әлеге район башлыкларыннан килеп ирешүен әйтте. "Сез инде моңа өлгердегез, нигезегез бар. Муниципаль берәмлекләр башлыклары вәкиллекләр ачу мөрәҗәгате белән килә",...

Мөслим, Чүпрәле, Кукмарада Татарстан Халыклары ассамблеясы вәкиллекләре ачылды. Бу хакта Ассамблея Советының узган елга нәтиҗә ясауга багышланган утырышында мәгълүм булды. Ассамблея җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый мөрәҗәгатьләрнең әлеге район башлыкларыннан килеп ирешүен әйтте. "Сез инде моңа өлгердегез, нигезегез бар. Муниципаль берәмлекләр башлыклары вәкиллекләр ачу мөрәҗәгате белән килә", - диде ул. Татарстан Халыклары Ассамблеясының Мөслимдәге вәкиллегендә Рушат Солтанов җитәкчелек итә. Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта Татарстан Халыклары дуслыгы йортының 9 вәкиллеге һәм 2 филиалы эшли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: