Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә тагын бер кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 22 761 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 42 яңа очрагы ачыкланган. Алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«17 кеше хастаханәгә озатылган, 25 кеше өендә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда — 16, Чаллыда — 13, Алабуга һәм Тукай районнарында — өчәр, Әлмәт, Югары Ослан, Зәй, Минзәлә, Мөслим һәм Түбән Кама районнарында берәр очрак ачыкланган.

8 июльгә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 22 761 очрагы теркәлгән. 20 392 кеше (шуларның 47се — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 621 145 кеше (шуларның 17 745е — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 408 783 кеше икенче дозаны да алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев