Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә тагын бер инвестицион йорт ачылды

Мөслим үсә, матурая, яңа йортлар калка. Кооператив урамында төзелгән инвестицион йорт Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы тарафыннан сафка бастырылды. Инвестицион йортны ачу тантанасында район башлыгы Рамил Муллин катнашты. "Мөслим хуҗалык-ара төзелеш оешмасы" быел шундый бер йортны кулланылышка тапшырган иде инде.

Бу инвестицион йортларның икенчесе. Җәмгыять директоры Илдар Авзалов сүзләренә караганда бүгенге көндә йорттагы өч фатир инде сатылган. Әлеге йортка нигез узган елның октябрь аенда салынган иде. Февраль аенда йортны күтәрә башладылар һәм майда эш тәмамланды. Кыска вакыт эчендә заман таләпләренә туры китереп салынган яңа йорт калыкты. "Мөслим хуҗалык-ара төзелеш оешмасы" тагын бер төзелеш башларга тора. Вахитов урамы ишегалдында тагын бер күпкатлы йортка фундамент салынган. Әлеге йорттагы фатирлар да сатуга чыгарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев