Мослим

Мөслимдә су кошларына ау 28 апрельдә старт алачак

Быел республикада язгы ау сезоны ун көн - 28 апрельдән 7 майга кадәр барачак. Бу сезонда бары тик су кошларына гына ау рөхсәт ителгән. Язгы ау кагыйдәләрен, корал белән эш иткәндә техника куркынычсызлыгы, шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә кирәк.

Ау билетын, ау коралы саклауга һәм йөртүгә, ау ресурсларын аулауга рөхсәтне һәм юлламаны үзең белән йөртү шарт. Аулауга рөхсәтне аучылык күзәтчелегеннән алырга яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: