Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре арта

Җирлегебездә эшләп килүче балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе балаларга физик тәрбия биреп кенә калмый, балаларны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә дә җәлеп итә, киләчәктә спорт белән шөгыльләнү өчен яраклы булуларын да ачыклый.

Җирлегебездә эшләп килүче балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе балаларга физик тәрбия биреп кенә калмый, балаларны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә дә җәлеп итә, киләчәктә спорт белән шөгыльләнү өчен яраклы булуларын да ачыклый. 2017 елда районда сафка баскан яңа универсаль спорт залы сәламәт яшәү рәвешен үстеру өчен уңайлы шартлар тудырды. Спорт мәктәбе территориясендә ясалма газонлы футбол кыры, пляж волейболы мәйданчыгы, хоккей корты һәм йөгерү юлы урнашкан. Бүгенге көндә спорт мәктәбендә 487 бала шөгыльләнә, шуның 463е спорт мәктәбенең  үзендә, ә 24се Мослим гимназиясендәге һәм Тат Бүләр мәктәбендәге филиаларда. Аларда билбау көрәше, шахмат дәресләре үткәрелә. Алдагы уку елы белән чагыштырганда, спорт мәктәбенә йөрүче балалар саны 98 кешегә арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев