Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре арта

Районыбызда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр арта бара. Районда спорт чараларын үткәрү дирекциясе оештырылу да шул хакта сөйли. Аның максаты - 18 яшьлекләрне һәм аннан өлкәнрәкләрне спортка, актив тормыш рәвеше алып баруга тарту. Тренерлар үз эшләрен элеге максатны күздә тотып оештырачак. Тиз арада төзелеп, сафка баскан универсал спорт залында теләгән һәркем тренажерларда, бадминтон, өстәл теннисы, мини футбол, волейбол белән шөгыльләнә алачак. Скандинавча йөрүне үз итүчеләр дә тренер күзәтүе астында булачак. "Алга таба йөзү, атта йөрү, аэробика күнекмәләре алу да оештырылачак", - ди дирекция.

Универсал спорт залы һәркемне 19:30-21:30 сәгатьләрдә көтеп кала. Уку сәгатьләреннән соң, кичкә кадәр биредә уку-тренер группалары шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама