Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә Спартак Әхмәтовны искә алачаклар

23 октябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында 1965-1980 елларда Мөслим урта мәктәбенең күренекле укытучысы, Татарстанның мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны Спартак Әхмәтовны искә алу кичәсе узачак.

Якташыбызның 80 еллык юбилеена багышланган, "Юллар, юллар..." дип исемләнгән концертка геройның якташлары, туганнары, укучылары һәм аларның коллективлары, Мөслим сәнгать мәктәбе курайчылар ансамбле, Казаннан, Әлмәттән, Яр Чаллыдан, Мөслимнән иҗатташ дуслары катнашыр дип көтелә. Башлана 19.00 сәгатьтә. Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама