Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә шаяннар һәм тапкырлар клубының ТР чемпионаты мәктәбе эшләде

Мөслимдә укучылар, аграр көллият студентлары һәм эшләүче яшьләр өчен "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Шаяннар һәм тапкырлар клубы"ның Татарстан Республикасы чемпионаты мәктәбе эшләде. Өч көн дәвамында тренерлар Рамил Агдиев һәм Руслан Харисов "ШТМ нәрсә ул?", "Командада ничек эшләргә?" кебек сорауларга җавап бирде, егет-кызларга шаян күренешләрне язарга өйрәтте. ШТМ мәктәбенең иң яхшы командалары...

Мөслимдә укучылар, аграр көллият студентлары һәм эшләүче яшьләр өчен "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Шаяннар һәм тапкырлар клубы"ның Татарстан Республикасы чемпионаты мәктәбе эшләде. Өч көн дәвамында тренерлар Рамил Агдиев һәм Руслан Харисов "ШТМ нәрсә ул?", "Командада ничек эшләргә?" кебек сорауларга җавап бирде, егет-кызларга шаян күренешләрне язарга өйрәтте.

ШТМ мәктәбенең иң яхшы командалары район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясады. Мөслим лицееның "КСТС" командасы шушы көннәрдә туплаган барлык белемнәрен эшкә җигеп, талант һәм булганлыкларын күрсәтеп, юмор көрәшендә Гран-при титулын яулады. беренче урында - гимназиядән "Чәк-чәк норис" командасы, урталыкта - эшләүче яшьләр һәм аграр көллиятнең "Авыл кызлары" җыелма командасы, ә өченче урынны Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән килгән "+1" командасы яулады. Аларга чараның партнерлары: "Таң", "Нурлы", "Электроника" кибетләре, "Софья" чәчәкләр студиясе, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегеннән истәлек бүләкләре тапшырылды. Җанатарлар тудырган җылы атмосфера, командаларның үзләрен кыю тотуы, егет-кызларның сәхнәдә тудырган кызыклы күренешләре уендагы бер кешене дә битараф калдырмады.

Җиңүче команданы Түбән Кама шәһәрендә узучы зона турындагы ярымфинал ярышлары көтә! Лицейлыларның, Мөслим данын яклап, җиңү белән кайтуларын телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев