Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә "Шаяннар һәм Тапкырлар" клубы уенары башланды

10 ел рәттән мәдәният бүлеге район күләмендә "Шаяннар һәм Тапкырлар" клубы төркемнәре арасында бәйге уздырып килә. Быел да "Ярыштан - Шаярышка!" исеме астында КВН командалары арасында конкурс игълан ителде.

Беренчеләрдән булып, 9 ноябрь көнне Иске Карамалы мәдәният йортында, шаяннар һәм тапкырлар клубы төркемнәре арасында, зона ярышлары булып узды. Биредә Баек , Иске Карамалы, Октябрь, Усы авыл җирлекләре командалары көч сынашты. Уен бик күңелле, күтәренке рухта үтте. Компетентлы жюри бәйгеләргә бары тик югары баллар гына куйды. Әлеге зона турында беренче урынны Иске Карамалы авыл җирлегенең "Әшәке малайлар" командасы яулады. Алар районда узачак финал ярышларында катнашачак, дип хәбәр итәләр район мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X