Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакча урамы яшелләнә. Фоторепортаж

Агач утырту, тирә-юньне яшелләндерү, матурлау – изге гамәл. Һәм ул соңгы елларда мөслимлеләрнең яшәү рәвешенә әйләнеп бара. Райондашларыбыз көче белән парк-скверларда, урамнарда, олы юл буйларында ел саен меңләгән төп агач утыртыла. Кичә Рухи-әхлакый үсеш елы кысаларында узган “Яшел Мөслим” акциясенә дә олысы да, кечесе дә теләп кушылды.

Район үзәгендәге Бакча урамында кичке сәгатьләрдә бәйрәм рухы иде: дәртле музыка яңгырый, “Асса” төркеме кызлары биюләрен кабатлый, кулларына көрәк һәм чиләк тоткан мөслимлеләр, чарага старт бирелгәнне көтеп, үзара гәпләшә. Күбесе урамнарны төзекләндерү кысаларында оештырылган өмәләрдән соң килгән. “Мөслимебезне матурлауга өлешебез керүгә сөенеп бетә алмыйбыз”, – ди алар. Бакча урамында да быел зур реконструкция эшләре үткәрелде. Асфальт юл тарайтып, ике якка да бордюрлар куелды, яшел зона өчен җир әзерләнде.

Чараны оештыручылар, исеменә җисеме туры килсен дип, урамны гүзәл бакчага өйләндерү максатын күздә тоткан. Бер караганда урамда бик матур булып, декоратив алмагачлар үсеп килә иде инде. Бу юлы алар каршына, тәбәнәгрәк ярус ясау өчен, куаклар утыртылды.

– Питомниктан 420 төп декоратив куак алып кайттык. Ике төрдәге куак үсентеләре биредә үсүче алмагачлар төсенә бик тә туры килә. Карап, тәрбияләп торганда алар бик матур булып формалашачак. Кара җиргә газон үләне чәчеләчәк. Үзәк хастаханә территориясендәге яшел зона үрнәгендә булачак бу урам, – ди “Яшелләндерү һәм төзекләндерү” унитар предприятиесенең теплица хуҗалыгы участок җитәкчесе Рузилә Байрханова.

Куакларны утырту тәртибе белән танышканнан соң, акциядә катнашучылар эшкә дә кереште. Капка төпләрендәге чүлмәкләрдә утырган куаклар җиргә күчә барды. Урамда яшәүчеләр арасында өмәгә гаиләләре белән чыгучылар да күп булды.

– Дүрт ел элек утыртылган аламагачлар инде җимеш бирә башлаган иде. Куаклар да утырткач, урамыбыз тагын да ямьләнеп калды. Шушы матур урамда, күршеләр белән гөрләшеп, озак яшәргә язсын, – ди Равил Садриев.

Бакча урамының өлкән буын вәкиле – 94 яшьлек Мөбәширә апа Ширинская да бүгенге үзгәрешләргә сөенеп бетә алмый.

– Төрле чагын күрдек: яңгыр яуса, сазга әйләнгән чакларын да, язгы-көзге пычракларны да. Хәзер менә аякка тузан да иярми, асфальтан, тротуардан гына йөрибез. Агач-куаклар, яшел үләннәр үсеп китсә, бигрәк матур булыр әле урамыбыз, – ди ул.

Әлфинур Ногманова.

Вадим Миннебаев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшел Мөслим мөслим информ агач утырту