Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә "Россия чаңгы юлы - 2017" узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Спорт сөючеләр февральнең кояшлы көннәреннән файдаланып калырга ашыга. Россия чаңгы юлы бәйгесе дә шуны истә тотып оештырылды. Бүген олысы-кечесе "Кояшлы Ык" ял зонасында чаңгыда шуды.

Җиңүчеләр 9 номинациядә билгеләнде. "Иң яшь чаңгычы" исеменә 2 яшьлек Эмиль Вәлиев лаек булды. "Иң өлкән чаңгычы" исемен 69 яшьлек Моряк Йосыпов алды. Яшелләндерү һәм төзекләндерү үзәге җитәкчесе Илнур Миргазизов "Иң актив җитәкче" булып чыкты. "Иң актив оешма" исеме район үзәк хастаханәсенә бирелде. "Иң актив гаилә" исеме Әсадуллиннарга бирелде. Лицейның 8б сыйныфы - "Иң актив класс", Күбәк урта мәктәбе "Җиңүгә омтылыш" номинациясендә бүлдәкләнде. "Мисс чаңгы юлы" исемен - Гөлзәрия Шакирова, "Мистер чаңгы юлы" исемен Рөстәм Шәрипов алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев