Мөслим-информ

Мөслим районында 30 сайлау участогы эшли. Шуларның бишесе район үзәгендә урнашкан

1989 нчы Салихов сайлау участогы гимназия бинасында урнашкан. Биредә 1410 сайлаучы теркәлгән. Сайлаучыларга ике бюллетень - партия исемлеге һәм бермандатлы сайлау округы буенча бюллетеньнәр бирелә. Иртәнге 10 сәгатькә биредә 500 дән артык сайлаучы тавыш биргән иде. Тавыш бирүче һәркем үзләренең сайлауларда катнаша алуларына сөенүләрен һәм тавыш бирүнең оештырылуыннан кәнагать булулыларын...

1989 нчы Салихов сайлау участогы гимназия бинасында урнашкан. Биредә 1410 сайлаучы теркәлгән. Сайлаучыларга ике бюллетень - партия исемлеге һәм бермандатлы сайлау округы буенча бюллетеньнәр бирелә.

Иртәнге 10 сәгатькә биредә 500 дән артык сайлаучы тавыш биргән иде. Тавыш бирүче һәркем үзләренең сайлауларда катнаша алуларына сөенүләрен һәм тавыш бирүнең оештырылуыннан кәнагать булулыларын белдерделәр.

1986 нчы санлы Банк сайлау участогында 1213 кеше тавыш бирергә тиеш. Иртәнге 12 сәгатьткә аларның 35 ? гражданлык бурычын үтәргә өлгерде. Халык сайлауларның әһәмиятен аңла, зур активлык күрсәтә.

Моннан тыш Банк сайлау участогын башка сайлау участокларыннан открепительный алган 3 кеше мәрәҗәгать иткән. 18 яше тулып беренче тапкыр тавыш бирүчеләр саны - 22 кеше. Аларга һәм беренчеләрдән булып тавыш бирүчеләргә бүләкләр дә әзерләнгән иде. Сайлауларда район буенча 16612 кеше катнашырга тиеш булып, 61 % сайлаучы инде үзенең гражданлык бурычын үтәгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: