Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә пенсия бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу үтте

Мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрү кысаларында 27, 29 ноябрь көннәрендә район пенсия бүлеге хезмәткәрләре федераль казначейство һәм халыкка хезмәт күрсәтү үзәге коллективлары белән очрашты. Белгечләр Алсу Гардеева һәм Сирена Борһанова пенсия турындагы законнарны аңлаттылар, СЗВ-М формасы буенча айлык хисапларны үз вакытында тапшыру, пенсиягә чыгучыларга электрон макетларны алдан тапшыру кирәклеген искәрттеләр. Шулай ук...

Мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрү кысаларында 27, 29 ноябрь көннәрендә район пенсия бүлеге хезмәткәрләре федераль казначейство һәм халыкка хезмәт күрсәтү үзәге коллективлары белән очрашты. Белгечләр Алсу Гардеева һәм Сирена Борһанова пенсия турындагы законнарны аңлаттылар, СЗВ-М формасы буенча айлык хисапларны үз вакытында тапшыру, пенсиягә чыгучыларга электрон макетларны алдан тапшыру кирәклеген искәрттеләр. Шулай ук штраф санкцияләре, пенсияне өстәмә финанслау программасында катнашучыларның гаризалары буенча ирекле түләүләрне күчерү, "Иминиятләнгән затның шәхси кабинеты"нда теркәлү, дәүләт хезмәтләре турында сөйләделәр. Федераль казначейство һәм халыкка хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу ахырында брошюралар һәм лифлетлар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев