Мослим

Мөслимдә пенсионерларның район спартакиадасы узды

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан пенсионерларның 8нче район спартакиадасы узды. “Өченче буын” исеме астында узган ярышларда авыл җирлекләре командалары көч сынашты.

Өлкәннәр  дартс, йөзү, йөгерү, өстәл теннисы, шаша-шахмат һәм башка уеннарда үзләренең егәрлекләрен сынады. Уеннарда Шуганка авылыннан Фәһим абый да катнашты. 80 яшьлек  йөгерешче бу елны да сынатмады. Беренче урынга Яңа Усы, икенче урынга Мәлләтамак, өченче урынга Вәрәшбаш авыл җирлекләре командалары чыкты. Җиңүчеләргә районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге, районның ветераннар советыннан медальләр, Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: