Мөслим-информ

Мөслимдә "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы бара

Бөтен республика күләмендә 26 майдан "Наркотикларсыз тормыш" акциясе старт алды. Ул 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акция кысаларында төрле спорт чаралары, бәйге һәм тематик конкурслар, агитация эшләре үткәреләчәк.

"Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында әңгәмәләр, профилактик чаралар да оештырылачак. Наркотикларга бәйлелеге булган кешеләргә психологик ярдәм күрсәтеләчәк, табиблар катнашында "Наркоманияне беренчел профилактикалау" исеме астында семинарлар үткәрү планлаштырыла", - ди ТР эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные Эльмир Шәймәрданов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: