Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә наркотик матдәләре булган үсемлек үстерүчеләр турында ышаныч телефонына хәбәр итәргә була

25 майдан Мөслим районы территориясендә "Мәк-2015" операциясе башланды. Ул ике этапта: 25 май - 31 июль һәм 11 август - 31 октябрь көннәрендә узачак. Россия Эчке Эшләр Министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге гражданнарга мөрәҗәгать итә!

Ихатагызда мәк, киндер һәм наркотик матдәләре булган башка үсемлекләр бар икән, аларны кичекмәстән юкка чыгарыгыз. Шәхси хуҗалык территориясендә наркотик матдәләре булган үсемлек табыла икән, йорт хуҗасына карата РФ Административ хокук бозулар Кодексының 10.5 матдәсе буенча беркетмә төзеләчәк. Яки, йорт хуҗасы РФ Җинаятьләр Кодексының 231 матдәсе буенча җаваплылыкка тартылачаку. Наркотик үсемлекләр үстерү кешеләр турында мәгълүматларны район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә (2-42-02 (02)) яисә ышаныч телефонына хәбәр итә аласыз: 8-987-184-50-25 (аноним).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев