Мөслим-информ

Мөслимдә Мәскәү кунаклары

7-8 декабрь көннәрендә Мөслим ерактан килгән кунакларны кабул итте. Алар арасында Мәскәүдән "Лавка-лавка" проекты партнеры идарәчесе Олег Степанов та бар иде. "Лавка-лавка" - ил буйлап иң кызыклы фермер коллективларын табып, алар җитештергән продукцияне эре шәһәрләрдә яшәүчеләр алырлык итүче фермер кооперативы. Кунакларның икенчесе райондашларыбызга яхшы таныш кеше - республика Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман. Мәскәүлеләр, район үзәген караганнан соң, "Агромастер" җитештерү компаниясендә, Ирек Хәмәдишинның инкубаторында, Тойгелдедәге сөт заводында һәм башка күп җитештерү объектларында булдылар.

"Лавка-лавка" проекты партнеры идарәчесе Олег Степанов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә фермерлар, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләр һәм аграр көллият укучылары белән эшлекле очрашуда катнашты. Лавкалыларның визитының төп максаты - элемтәләр көйләү, авыл хуҗалыгы продуктларын сату базарын киңәйтү.

Очрашуны ачып, район башлыгы Рамил Муллин:

- Максатыбыз - авыл хуҗалыгы зур керем китерми дигән стереотипны юкка чыгару, - диде. - Мөслимдә яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылган, хәзер безнең бурыч - бизнесны, район икътисадын үстерү, яшьләр авылда калсын өчен шартлар тудыру. Кеше өчен нәрсә ашавы, нәрсә киюе, нинди йортта яшәве мөһим. Үсешнең яңа баскычына чыгу, урта һәм кече буын эшмәкәрләр сыйныфы булдыру кирәк.

- Ике көн эчендә хәйран калырлык әйберләр күрдем. Командабыз белән Россиянең төрле почмакларында, Кола ярымутравында, хәтта Поляр түгәрәк артында да булдык. Авыл җирләрендә мин мондый нәрсәне күрмәдем. Мөслимдә комфортлы мохит грамоталы төзелгән. Минем өчен сезнең район үсеш мисалы булып торачак. Төзекләндерүдә кешеләрнең үзләренең катнашуы, үз көчләрен һәм средстволарын кертүе таң калдырды, - дип, Олег Степанов җирле эшмәкәрләргә ихтирамын белдерде. - Сездә авыл җуҗалыгы җитештерүе буенча уникаль проектлар бар. Илгиз Исламовның "Газел"е - электр двигателендә. Ул җитәкче генә түгел, ә инженер - алга карап фикерли. Ирек Хәмәдишин элек кошчылык белән шөгыльләнмәгән, һәрнәрсәгә үзенең хезмәте бәрабәренә ирешкән.

Аннан соң Олег Степанов үзенең эшчәнлеге белән таныштырды. Фермерларга продукцияләрен сатарга булышучы кооперативка нигез 2009 елда салына. Ул чорда фермерларның үз товарларын сату өчен аерым базары булмый. "Лавка-лавка" аша кулланучыларга җиткерелүче продукция агрохолдинглар тарафыннан җитештерелгән продукциядән табигый булуы белән аерыла. Әлеге продукциягә сорау зур. Беренче елларда кооперативның көндәшләре булмый. Алар интернет-кибетләрдән башлыйлар, аннан соң гади кибетләр ачалар. Хәзер инде рестораннар челтәре булдырганнар - анда ризыкны бары тик фермерлар җитештергән продукциядән генә әзерлиләр. Фермерлар продукциясе "мода"га кереп киткәч, ялган фермер продукциясе дә арткан. Димәк, базар киңәя.

Олег Степанов командасы эшчәнлегенең икенче юнәлеше дә бик кызыклы һәм файдалы. Мурманск өлкәсе Кола ярымутравында урнашкан Териберка авылы территориясен үстерү турында сүз бара. Авыл Баренц диңгезе ярында урнашкан. Табигате бик матур: диңгез, тундра, кыялар. Режиссер Андрей Звягинцев "Левиафан" фильмын нәкъ менә шушында төшергән. Совет чорында Териберкада тормыш кайнап торган, балык заводлары эшләгән, йортлар төзелгән, барлыгы 6 меңләп кеше яшәгән. Хәзер бар җирдә таркаулык: ташландык йортлар, диңгез кораблары скелетлары, җимерек биналар һәм нибары 900ләп кеше яши. Кооперативка нигез салучыларның бересе - Борис Акимовта авылны торгызу идеясе туа. Бу территорияне яңадан аякка бастыру символы булачак. Һәм менә инде өч ел Териберка җирлегендә кооператив партнерлары көче белән "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") фестивале оештырыла. Аның максаты - җәмәгатьчелекнең, дәүләтнең, эшмәкәрләрнең, матбугатның игътибарын Ерак Төньякның кече территорияләре проблемаларына җәлеп итү. Беренче елны фестиваль 500 кунак җыйса, быел инде анда 7 меңнән артык кеше җыелган. Бу музыкаль проект кына түгел, ә дистәләрчә туристлык объектлары, юллар, кафе, кунакханәләр, туризм үсеше, корабль һәм вертолетларда экскурсияләр... Соңгы елларда гына Териберкада 140 меңләп турист булган. Мурманск өлкәсе губернаторы каршысында бистәне модернизацияләү буенча "Лавка-лавка" кооперативы партнерлары катнашында эш төркеме бар. "Әмма Териберка Мөслим кебек булсын өчен кимендә 20 ел кирәк", - ди Олег Степанов.

Безнең территория үсешендә килгәндә, кунак тагын бер тапкыр авыл хуҗалыгын, фермерлыкны үстерү кирәклеге хакында әйтте. Район башлыгы Рамил Муллин власть вәкиле карашыннан үз фикерен җиткерде: фермер хуҗалыклары район бюджетына бик аз керем кертәләр, холдинглар түгел, фермерлар эшләсен өчен властьне нәрсә кызыксындырырга тиеш соң?

Әңгәмәгә Ирек Хәмәдишин кушылды.

- Авыл ул - салым гына гел. Ә халык, генофонд, - диде эшмәкәр. - Агрохолдинглар авылны корыта, алар - акча суыру машиналары. Безне, җирдә яшәүчеләрне, бу зур борчуга сала. Без авылда яшәргә, балалар үстерергә телибез. Безгә эш урыннары кирәк.

Олег Степанов та эшмәкәрне хуплавын белдерде. Аның әйтүенчә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы территорияләрне саклауга юнәлтелгән тотрыклы үсеш программасы кабул иткән. Кешеләр үзләре яшәгән җирлектә канәгать булып гомер итәргә тиеш. Очрашу ахырында район башлыгы үзара хезмәттәшлеккә өмет итүе, конкрет тәкъдимнәр көтүе хакында белдерде.

- Безгә районыбыз икътисадын тагын үстерү өчен яңа модель булдырырга кирәк. Мөслим һәркем яшәргә һәм төпләнеп калырга теләгән төбәк булырга тиеш.

Гөлнара Хатбуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: