Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе старт алды

Чәршәмбе көнне уку елын зарыгып көткән балалар, ата-аналар һәм оешма-предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр "Мизгел" яшьләр үзәгенә җыелды. Быел акциягә мөслимлеләр тагын да күбрәк кушылган. Яңа уку елына әзерлек өчен җитәкчеләр барлыгы 300 мең сумга якын ярдәм күрсәтәчәк.

"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе республикада 2007 елда ук старт алган иде. 10 ел дәвамында республиканың 165 мең укучысы якынча 211 млн сумлык ярдәм кабул иткән. Спонсорлар, нигездә, уку әсбаплары тутырылган портфель һәм мәктәп формасы бүләк итә. Быел Татарстанда 20 меңгә якын балага ярдәм күрсәтеләчәк. Шуларның 10 меңгә якыны - ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә яшәүче беренче сыйныфка баручылар.

Мөслимдә акция быел да зурлап оештырылды. Старт алган көнне акциягә мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк нәни мөслимлеләр чакырылды. Барлык оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр укучы формасын сатып алу өчен 2 мең сумлык сертификат әзерләгән иде. Үз теләге белән портфель бүләк итүчеләр дә булды.

"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясенә район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов старт бирде һәм мөслимлеләрне яңа уку елы якынлашу белән тәбрикләде:

- Акциядә катнашу районда матур традициягә әйләнде. Ул дәвамлы булсын иде. Мөслимдә яхшы белем алырга, өстәмә һөнәрләр үзләштерергә яңа мөмкинлекләр тудырылды. Ә ул уңайлыклар, матурлыклар балаларыбыз өчен ясала. Нәни мөслимлеләр белем иленә шатланып керсен өчен ярдәм кулын сузган иганәчеләребезгә район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт җиткерәм.

- Яңа уку елы яңалыкларга бай булачак. Быел без барлык мәгариф учреждениеләренә диярлек бердәм форма кабул иттек. Аз керемле, күп балалы, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр бу яңалыкны җиңел кабул итсен өчен ярдәмне акчалата, ягъни форма алу өчен сертификатлар формасында әзерләргә тәкъдим иттек. Мөслимлеләр берсүзсез риза булды, - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов.

Быел Мөслимдә 60 ка якын укучы 1 сыйныфка барачак. Бу көнне нәкъ менә шушы сабыйларга бүләкләр тапшырылды. Яңа уку елы башланганчы 2-11 сыйныфларда белем алучы тагын 80 нән артык мохтаҗ балага ярдәм күрсәтеләчәк. Башка еллардан аермалы буларак, быел акциягә авыл җирлелкәре башлыклары да кушылды.

- Акцияне оештыручыларга зур рәхмәт. Мондый ярдәм тагы да күбрәк гаиләләргә күрсәтелсен иде. Узган елны - кызыбыз, быел улыбыз иганәчеләр бүләген алды. Баланы мәктәпкә әзерләгәндә бу гаилә бюджеты өчен сизелерлек ярдәм, - дип, рәхмәтләрен җиткерде Баек авылыннан Бриллиант Хәмәдишина.

Баланы мәктәпкә әзерләү өчен бүген, хактан да, күп акча кирәк. Бигрәк тә баласы беренче класска барачак ата-аналар дулкынлана. Китап-дәфтәрнең кайсысы яхшы, каләмнең ниндие уңайлы, укучы портфеле нинди булырга тиеш? Мөслимдә, бәхеткә, кибетләр күп. Мәктәп формасын сайлау мөмкинлеге дә җитәрлек. Иң мөһиме, иң матур кием, иң яхшы уку әсбаплары булган бала белем алуның кирәкле эш икәнен аңласын!

Алеся Латыйпова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев