Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә мәктәп автобуслары маршрутларының иминлеген тикшерделәр

Район хакимиятенең актлар залында "Мөслим муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү" буенча район Башкарма комитетының киңәшмәсе үтте. Киңәшмә эшендә ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәмәтов катнашты.

Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хамматов алып барды. Киңәшмәдә шулай ук "Татавтадор" оешмасының Минзәлә филиалы Мөслим участогы җитәкчесе Илнур Гәрәев, Мөслим эчке эшләр бүлеге һәм юл хәрәкәте дәүләт инспекциясенең Мөслим бүлеге җитәкчеләре, мәктәп автобуслары һәм кеше ташучы автобуслар эшен оештыручы оешмалар җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә "Татавтадор" оешмасы Мөслим участогы җитәкчесе Илнур Гәрәевнең юлларның кышкы чорга әзерлеге, мәктәп автобуслары маршрутларын тәэмин итүче хуҗалык оешмасы җитәкчесе урынбасары Руслан Миргаләувның мәктәп автобуслары йөрүче маршрутларның торышы буенча чыгышлары тыңланды. Дамир Бикмөхәмәтов үз чыгышында, юллардагы иминлекне тәэмин итү һәм Мөслим районында узган тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама